Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлатта бер вакытта 6 гаилә никахларын законлы рәвештә төркәде. Гаилә гимны, бар җирдә дә бәйрәм символы – ромашкалар, ак күлмәкләре белән аккошларны хәтерләтүче кәләшләр, алар янәшәсендә көяз кияү егетләре һәм күпләгән кунаклар, бәйрәм традицияләрен чагылдырган композицияләр... Бу көнне өйләнешергә карар кылган Елистратовлар, Ванеркиннар, Гәйнетдиновлар, Хәйруллиннар, Шәрәфетдиновлар һәм Салаховлар гаиләләренең тарихында законлы никахлашу тантанасы әнә шулай гадәти булмаган зур бәйрәм булып кереп калды. Менә ГХАТ бүлеге мөдире Гөлшат Евлахинаның чакыруы буенча яшь парлар күпләгән кунаклар, нурлатлыларның алкышлары астында Мәдәният сарае алдына килеп тезелешәләр. Тантаналы мизгелләр бер-бер артлы чиратлашып бара – кәләш, киүләр беравыздан ризалык бирделәр, ә аннан чиратлашып ГХАТ кенәгәсендә кул куйганнан соң, тугрылык билгесе – балдаклар алмашалар. Беренче үбешү, беренче парлы бию һәм күпләгән котлаулар...Гаилә көнендә исә район башлыгы Равил Кузюров исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Руслан Морадыймов һәм Әлфия Галәветдинова җиткергән котлаулар һәм бүләкләр бәйрәмгә аеруча ямь өсти.