Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Бөгелмәнең үрнәк гаиләләрен зурлау, тәбрикләү өчен менә дигән бәйрәм булды.
Бу көнне Никахлашу сараенда гаилә тормышының алтын юбилее белән Басанаевларны котладылар. Аларның бергә – гомергә, дип яшәүләренә – 50 ел. Гаиләләрендәге үзара мөнәсәбәт бик күпләргә үрнәк булып тора.
Солтановлар гаиләсенә тантаналы чарада “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. 2016 елның сентябрендә алар сапфир туйларын бәйрәм итәчәк – законлы никахларына 45 ел тула. Солтановлар үрнәк гаиләләрдән саналып кына калмыйча, шәһәребездә хезмәт династиясе буларак та билгеле. Бөгелмә электр насослары заводында алар фидәкарь көч, профессионализм һәм тырышлык белән хезмәт итә.
Бәйрәмдә шулай ук киләсе атнада кызыл туйларын билгеләп үтәргә җыенган яшь парларны да котладылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең кульминациясе итеп, барлык парлар да бәйрәм вальсында әйләнде.