Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Нурлатта зур бәйрәм үткәреледе. Чарада исә яшь гаиләләргә үрнәк булырлык, гаилә кыйммәтләрен кадерләргә чакыручы онытылмаслык мизгелләр күп булды. Бәйрәмдә Алексей һәм Татьяна Федоровлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Алексей Иванович һәм Татьяна Анатольевна – үзләренең өч балалары һәм туганнарының ике баласына гаилә җылысын биргән һәм тагын дүрт баланы уллыкка алып үстерүче олы йорәкле, киң күңелле һәм үрнәк гаилә. Бүләкне алырга да бөтен зур гаиләләре белән чыктылар алар һәм нурлатлыларның котлауларын кабул иттеләр.