Менә инде тугызынчы ел илебез буйлап “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ халык бәйрәме атлый. Ул 8 июльдә билгеләп үтелә. Яхшы традицияне без, лаешлылар да бик теләп күтәреп алдык һәм кояшлы җылы көндә Лаеш муниципаль районының Горький паркында зур “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне“ бәйрәме булды.
Бу көнне лаешлыларга иң яхшы һәм җылы теләкләр белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Сидякин Александр Геннадьевич һәм Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Владимирович Фадеев мөрәҗәгать итте, анда Юлия Степановна һәм Юрий Дмитриевич Макаровлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале тапшырдылар.
Бәйрәм чараларын үз биюләре белән кечкенә йолдызчыклар ачты. Чарада шулай ук җырлар, табышмаклар, призлар белән конкурслар да булды.