Чараны районның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева оештырган иде. Бәйрәмнең кунаклары тирә-як авылардан җыелган гаиләләр төрле конкурслар аша бердәм гаилә булуларын күрсәттеләр . Бәйрәмдә район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина катнашты.