Мәхәббәт һәм тугрылык - гомер юлдашы

2016 елның 10 июле, якшәмбе

  8 нче июль көнне Болгар шәһәрендә үзәк мәйдан гөр килеп торды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итәргә төрле буын кешеләре җыелды. Халык арасында балалар да, яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә бар иде.

Бу бәйрәмне әле күптән түгел генә билгеләп үтә башласалар да, аны көтеп алалар, чөнки гаилә тормышыбызның төп нигезен тәшкил итә.

Бәйрәм сәхнәсеннән борынгы изгеләр Петр һәм Февроний турында легенда сөйләделәр. Аны район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Изге Авраамий чиркәве әһелләре әзерләгән иде. Ромашка бу көннең символы итеп алынганлыктан, бәйрәмгә килүчеләр кул астында булган әйберләр ярдәмендә  үз куллары белән ромашкалар ясадылар һәм үзешчән артистлар  бу чәчәккә, шулай ук гаилә һәм мәхәббәткә багышланган җырлар башкардылар. Наталья Каргина, якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр, Михаил Баландин, “Волжские зори” ансамбле, Айдар Вәлиуллин, Евгений Кременсков, Татьяна Аристова, Журавлевлар гаиләсе башкаруындагы җырлар һәркем күңеленә хуш килде.

Бәйрәмдә озын тормыш юлы үтеп, хисләрен саклап кала алган һәм бер-берләре турында кайгыртып яшәгән, шулай ук яңа өйләнешкән гаилә парларын җылы котладылар. Мәсәлән Светлана һәм Федор Парунзиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар. Сәхнәгә быел алтын туйларын билгеләп үтәчәк ирле-хатынлы Хәтимә һәм Мәүлетшәриф Гыймадиевлар, бергә гомер итүләренә 25 ел  тулган Любовь һәм Алексей Әхмәтҗановлар, бәллүр туйларын билгеләп үткән Наталья һәм Василий Волковлар күтәрелде. Ә менә  Мария белән Сергей Калюшиннар әле күптән түгел генә гаилә корып җибәргәннәр. Аларга гаилә вальсын башкарырга туры килде.

Кунакларның барысын да район башлыгы Камил Нугаев, Серафим атакай, ЗАГС бүлеге мөдире Гүзәл Низамова җылы котлады. Гаилә парларына бүләкләр тапшырдылар.

– Гаилә – тормышыбызның ныклы терәге, анда шатлыгы да, борчуы да уртак була,–диде үзенең  чыгышында  район башлыгы.– Барыгызга да исәнлек, гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык, тигезлек телим. Бәхетле гомер итегез!

Аннары күк йөзенә төрле төстәге шарлар һәм күгәрченнәр очырдылар. Төрле сувенирлар анда катнашучыларда бәйрәм истәлеге булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International