70 ел бергә

2016 елның 10 июле, якшәмбе

         Озак  еллар бергә гомер иткән парлар бик сирәк очрый. Тыл һәм хезмәт ветераннары Иван Константин улы белән Раиса Иван кызы  шушы көннәрдә рәхмәт туйларын билгеләп үттеләр.

        Алар сугыш елларында танышып бергә үскәннәр, тора-бара дуслыклары  гомерлек мәхәббәткә әверелгән. 1946 нчы елны ,сугыш бетүгә, гаилә коралар. Иван Константин улы һәм Раиса Иван кызының  45 еллык хезмәт юллары төрле хөкүмәт бүләкләре белән бизәлгән.

           Менделеевск шәһәрендә Колпаковлар гаиләсенең  кайда торганлыгын күпләр белә һәм хөрмәт итә, аларның өйләрен  теләсә кем күрсәтә ала.  Алар өч бала тәбияләп үстергәннәр. Хәзер ундүрт оныклары һәм аларның ундүрт баласы бар.  “Ныклы гаилә-ныклы Россия” проекты кысаларында,  ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек җитәкчесе белән берлектә  “куанычлы” парны 70 еллык юбилейлары белән өйләренә барып котладылар. Аларга сәламәтлек, тынычлык, бер-берсенә булган ышанычның һәм үзара хөрмәтнең беркайчан да  бетмәвен теләделәр.

Күңелләре белән алар һаман 18 дә, югыйсә бергә шушылай озак гомер итә алмаслар иде.

“Безнең гомер мәхәббәттән башланды. Бер-беребезгә ышандык. Һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт итеп, кирәк чакта юл куя белеп яшәдек,”- диделәр алар, бәхетле озак гомер итүнең серен ачып. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International