2016 елның 8 июлендә шәһәребез гаиләләренә Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Г.Мәһдиев “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” мәдальләрен тапшырды. Тантанада 10 гаилә катнашты.
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыру тантанасы үткәрелде. Медальгә лаек булган гаилә - Хәкимов Кәниф Баян улы белән Екатерина Иван кызы гаиләсе.
50 ел бергә яшәгән парлар эстафетаны яшьләргә тапшырды. Ромашка рәсеме, гаиләгә багышланган лозунглар белән, гаилә парады ЗАГС бүлегеннән "Иллюзион" кинотеатрына кадәр бардылар. Кинотеатр каршында бәйрәм концерты оештырылды.
2016 елның 8 июлендә, Чистай районы Каргалы Мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булып узды.
Чара барышында Таһировлар һәм Садыйковлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Әлеге тату гаиләләр авылдашлары өчен үрнәк булып торалар, чөнки әти-әниләр балалары белән бергә үз хезмәтләре белән тормыш хәлләрен яхшырталар, алар шат күңелле һәм кунакчыллар.
8 июль көнне Ютазы районында 43 ел бергә яшәүче Гөлзәрия Рахматулла кызы һәм Мәүләви Фатых улы Бакировлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур гаиләне котларга аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары килде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга бүләк, чәчкә бәйләме тапшырдылар һәм озын-озын гомер, сәламәтлек теләделәр.
Районда Гүзәлия һәм Рафыйк Җәләловлар гаиләсен белмәгән кеше сирәктер. Хезмәте буенча бигрәк тә Россия Федерациясе Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) Идарәсе начальнигы булып эшләүче һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып торучы гаилә башлыгы күпләргә таныш. Тормыш иптәше Гүзәлия Җиһангир кызы 2 номерлы лицейда башлангыч сыйныфларга белем бирә.
08.07.2016 елның Осиново авыл җирлегенең Җиңү паркында 50 ел бергә тормыш иткән гаилә парларын хөрмәтләү тантанасы булды. Алтын туйларын Порымовы Илья Степан улы һәм Галина Григорий кызы билгеләп уттеләр.
Россиядә беренче тапкыр изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме рәсми рәвештә 2008 елның 8 июлендә уздырылды.
Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә «Ромашка букеты» акциясе узды. Өйләнешүче яшь парлар үзләренең исемнәрен ромашка таҗларына язды. Бәйрәм көнендә барлыгы 11 пар никахларын рәсмиләштерде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән яшь гаиләләрне әлеге истәлекле вакыйга белән ихлас күңелдән тәбриклибез.
8 июль кɵнне Мəйдан авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара булды. Тантананың сәбәпчелəре 40 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче, биш бала тəрбиялəп үстергəн ирле-хатынлы Карловлар гаилəсе Степан Сергей улы һəм Вера Семен кызы.