“Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшыру

2016 елның 10 июле, якшәмбе

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә Лениногорск муниципаль районы Язылышу сараенда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшыру тантанасы үткәрелде. Медальгә лаек булган гаилә - Хәкимов Кәниф Баян улы белән Екатерина Иван кызы гаиләсе. Бу гаилә инде менә 57 ел бер-берсенә кирәк һәм бер-берсенә терәк булып, күпләргә үрнәк булып тату гына яши. Алар гомерләрен хезмәткә һәм бала тәрбияләүгә багышлаганнар. Бу гаиләгә исәнлек-саулык, тигез тормыш һәм җан тынычлыгы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International