Каргалы авылы Мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2016 елның 10 июле, якшәмбе

2016 елның 8 июлендә, Чистай районы Каргалы Мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Чара барышында Таһировлар һәм Садыйковлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Әлеге тату гаиләләр авылдашлары өчен үрнәк булып торалар, чөнки әти-әниләр балалары белән бергә үз хезмәтләре белән тормыш хәлләрен яхшырталар, алар шат күңелле һәм кунакчыллар. Бәйрәмдә бик күңелле булды. Сәхнәдән әти-әниләр һәм балалар, мәхәббәт һәм тугрылык турында җырлар һәм, әлбәттә, һәр гаиләгә карата матур теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International