Ютазы районында “ Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

2016 елның 10 июле, якшәмбе

       8 июль көнне Ютазы районында 43 ел бергә яшәүче Гөлзәрия Рахматулла кызы һәм Мәүләви Фатых улы Бакировлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур гаиләне котларга аларның балалары, оныклары һәм оныкчыклары килде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре аларга бүләк, чәчкә бәйләме тапшырдылар һәм озын-озын гомер, сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International