ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2016 ел
якшәмбе

08.07.2016 елда ТР Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күркәм пар - Алмаз һәм Диана никаһларын теркәделәр.

    Әлеге көндә матур бәйрәм - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең төп геройлары - Петр и Февро́ния. Әлеге ир белән хатын арасындагы элемтә тугрылык, мәхәббәт һәм бәхет үрнәгенә тиңләштерелә.

Быел беренче мәртәбә бәйрәм район үзәге паркында узды. 

Авыл җирлеге башкарма комитеты алдан ук кайгыртып куйган. Төрледән-тйрле аттракционнар паркны бизәп, балалар өчен туйганчы ял итәргэ мөмкинлек тудырды. Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Мария Платонова ачып җибәрде. Күп еллар гомер иткән парларны бәйрәм белән котлап, яшьләргә дус-тату торырга, бер-беренә юл бирергә, сабыр булырга өндәде. 

   Традиция буенча Тәтештә шәһәр көне Балыкчылар көне белән бер көндә билгеләп үтелә һәм шуңа күрә дә бәйрәм программасына төрле тематик чаралар кертелә.Бу, мәсәлән, “Балык тоту спорты” ярышлары,”Автоледи-2016” (Тәтеш автодромында) Һәм үзәк стадионда бәйрәмне тантаналы ачу чаралары, театральләштерелгән пролог һәм концерт программалары.

2016 елның 8 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Петр Иванович һәм Алифтина Ивановна Санниковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Тантанада Әгерҗе мунициаль районы башлыгы Макаров В.В., район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гильмутдинова Р.Р. катнашты. Гаилә тормышы юбилярларына чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне илебездә елдан-ел киңрәк колач җәя бара.

8 июль көнне күп кенә шәһәр һәм авылларда бик күп төрле тантаналы бәйрәм чаралары уздырыла.Шул уңайдан 2016 елның 8 июль көнендә яңа ойләнешүче яшь парлар – Камалов Илнур һәм Альбина, Кыямов Ленар һәм Алинәләрне истәлекле көннәре белән “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе хезмәткәрләре котладылар.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач бистәсенең мәдәният йортында зур концерт булып узды. Бирегә ТР халык артисты, Рәсәйнең атказанган артисты безнең якташыбыз Альберт Асадуллин кайтты. Иң мөһиме концерт башында булган тантана - Балтач бистәсенең иң күркәм гаиләләренең берсе - Сәяф Абдуллазян улы һәм Нурзия Исрафил кызы Сабировларларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.


9
июль, 2016 ел
шимбә

8 нче июль көнне  Монай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тәмлетамак” балалар  ансамбленә йөрүчеләр белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашка» акциясе үткәрделәр. Озак еллар бергә гомер иткән һәм башкаларга үрнәк булган гаиләләргә җылы сүзләр әйтелде , аларга балалар кулы белән ясалган  бүләкләр һәм бәйрәмнең символы булган ромашка букетлары тапшырылды.Садриева Ләйсән һәм Созонова Диана үзләренең шат җырлары белән гаиләләрне сөендерделәр.

          Әлмәт муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 500 нче санлы гаилә никахлашты. Гаилә кору бик тә җаваплы карар, кешенең алдагы тормышының киләчәгенә бәйләнгән. Александр  Рафаэль улы һәм Владена Михаил кызы Феоктистовлар ныклы гаилә корып җибәрделәр.

9 июльдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Григорьева ветераннар Советы җитәкчесе И.А. Низамов белән Валиевлар гаиләсен "Ярату һәм тугрылык" бәйрәме белән котладылар. Алабугада һәркемгә таныш бу гаилә 65 ел бергә гомер кичерә.

Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе игълан иткән “Аерылышуларга - юк” лозунгын кабул итеп, Алабуга ЗАГС бүлегендә 8 июль аерылышулардан башка гына узып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International