Әлки районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үзәк паркта билгеләп үттеләр

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Быел беренче мәртәбә бәйрәм район үзәге паркында узды. 

Авыл җирлеге башкарма комитеты алдан ук кайгыртып куйган. Төрледән-тйрле аттракционнар паркны бизәп, балалар өчен туйганчы ял итәргэ мөмкинлек тудырды. Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Мария Платонова ачып җибәрде. Күп еллар гомер иткән парларны бәйрәм белән котлап, яшьләргә дус-тату торырга, бер-беренә юл бирергә, сабыр булырга өндәде. 

 Бу чарага быел да хәр бер авыл җирлеге үзенең иң шәп, матур, юбилейлы гаиләсен алып килгән.  Аларга тәбрикләп бүләкләр тапшырылды.

Ә Россиянең «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә быел Яңа Камкада гомер итүче Азат һәм Рәсимә Гыйльметдиновлар лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International