2016 елның 8 июлендә - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Петр Иванович һәм Алифтина Ивановна Санниковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Тантанада Әгерҗе мунициаль районы башлыгы Макаров В.В., район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гильмутдинова Р.Р. катнашты. Гаилә тормышы юбилярларына чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.