8 нче июль көнне Монай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тәмлетамак” балалар ансамбленә йөрүчеләр белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Ромашка» акциясе үткәрделәр. Озак еллар бергә гомер иткән һәм башкаларга үрнәк булган гаиләләргә җылы сүзләр әйтелде , аларга балалар кулы белән ясалган бүләкләр һәм бәйрәмнең символы булган ромашка букетлары тапшырылды.Садриева Ләйсән һәм Созонова Диана үзләренең шат җырлары белән гаиләләрне сөендерделәр.