Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 500 нче санлы гаилә

2016 елның 9 июле, шимбә

          Әлмәт муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 500 нче санлы гаилә никахлашты. Гаилә кору бик тә җаваплы карар, кешенең алдагы тормышының киләчәгенә бәйләнгән. Александр  Рафаэль улы һәм Владена Михаил кызы Феоктистовлар ныклы гаилә корып җибәрделәр. 500 нче пар булып теркәлү алар өчен көтелмәгән вакыйгага әверелде. Яңа гаилә коручы парны барлык килгән кунаклар тәбрикләделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәре О.В. Комарова шулай ук яшьләрне котлап, гаилә кору турында таныклык тапшырды һәм бер-берсенә тугрылык саклап, мәхәббәттә, шатлыкта яшәүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International