“Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшыру

2016 елның 10 июле, якшәмбе

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан Балтач бистәсенең мәдәният йортында зур концерт булып узды. Бирегә ТР халык артисты, Рәсәйнең атказанган артисты безнең якташыбыз Альберт Асадуллин кайтты. Иң мөһиме концерт башында булган тантана - Балтач бистәсенең иң күркәм гаиләләренең берсе - Сәяф Абдуллазян улы һәм Нурзия Исрафил кызы Сабировларларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Алар 50 ел элек тату гаилә корып, яшьлектәге мәхәббәтләрен саклап, катлаулы һәм сикәлтәле озын тормыш юлында сабыр булып гаилә учагын бүгенге көнгә кадәр сүндермичә саклаганнар. Дәүләт бүләген Сабировларга ТР Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров тапшырды. Соңыннан тантана медаль алучыларга  һәм килгән кунакларга бүләк буларак Альберт Асадуллин җырлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International