Россиядә беренче тапкыр изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме рәсми рәвештә 2008 елның 8 июлендә уздырылды.
Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.
Пенсия Фонды идарәсе башлыгы урынбасары А.А.Никоноров, Автоградбанк җитәкчесе И.В.Гавчева һәм Тәтеш районы ФМХИ териториаль бүлеге начальнигы В.Г.Зубова бәйрәм кунаклары булдылар.
Павлушиннарга гаиләдә икенче бала – уллары Радомир туганлыкка туу турында таныклык һәм 3 әнигә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. “Алтын” юбилярлар Рәмзия Шайхулловна һәм Әсхәт Гасимович Гасимовларны 50 еллык тормыш бәйрәмнәре белән тәбрикләү моменты аеруча бик дулкынландыргыч булды. Шәһәр җитәкчесе А.В.Тегулев юбилярларны район Башлыгы Р.Х.сафиуллов исеменнән котлады һәм котлау адресы тапшырды.
Бу көндә изге теләкләр, котлаулар, бүләкләр, шулай ук гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәге бәйләмнәре – бөтенесе дә булды.
Менә инде 780 ел православие динендәге кешеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкны үз канаты астына алучы изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеген хөрмәтлиләр. ЗАГС бүлегендә үткән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бөтен чарада катнашучыларның күңелләрен күтәрде. Һәрбер кеше семья бәхетен тагын да ныгыту турында уйланды.