8 июль кɵнне Мəйдан авыл җирлегенең мәдәният йортында танатаналы чара булды. Тантананың сәбәпчелəре 40 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче, биш бала тəрбиялəп үстергəн ирле-хатынлы Карловлар гаилəсе Степан Сергей улы һəм Вера Семен кызы.
Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов бу парларны кайнар котлады, юбилярларга матур теләкләрен җиткерде. Бу үрнəк, матур гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален, Россия Федерциясенең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен оештыру бүлегенең мактау кәгазен, истәлекле бүләген тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да Карловлар гаиләсен,чакырылган кунакларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу матур, үрнәк гаиләгә авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев, авыл халкы, туганнары һәм якыннары матур теләкләрен әйттеләр. Районның мәдәният йорты талантлары,балалары һəм оныклары аларга багышлап үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.