Шушы көннәрдә Саба муниципаль районы Ике Басу Арташ авылында гомер итүче Гаянова Халидә Кәрим кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин һәм Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов, якыннары, туганнары килгән иде. Халидә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
13 август көнне Теләче районы Ачы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Ширшов Виктор Перфиловичка 90 яшь тулды.
13 август көнне илебез җәмәгатьчелеге Физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан һәм Теләче районның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте.
13 август көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Звонаревлар гаиләсе үзләренең уртак 50 еллык гомер юлын билгеләп үтте. Геннадий Васильевич белән Римма Петровна табигый ягымлылык, үзләренә генә хас җылылык сыйфатларына ия. Аларга сокланмыйча карау мөмкин түгел.
«Биектау» универсаль спорт комплексында бөтенроссия физкультурачылар көненә багышлан бәйрәм чаралары узды. Бу көнне берничә площадкада шашка, шахмат, өстәл теннисы мини-футбол, волейбол, бадминтон буенча ярышлар узды. Бөтен теләгән кеше һәм ЗАГС хезмәкәрләре ГТО нормативларын тапшырды. Җинучеләр грамота һәм бейсболка белән бүләкләнде.
2016 елның 13 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында меңенче парның никахын теркәү тантанасы узды.
12 август көнне Әтнә район ЗАГС бүлеге тарафыннан Хәсәнов Илһам Шәүкәт улы һәм Гәрәева Альбина Илдар кызының тантаналы язылышу уңаеннан кияүнең әти-әнисенең 30 еллык гаилә юбилеы уздырылды. Хәсәнов Шәүкәт Хәсән улы һәм Хәсәнова Зәмзәмия Тәлгат кызы Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында бик тату яшиләр һәм олы хөрмәткә лаеклар.
ТР Лениногорск муниципаль районының Никахалашу сараенда, 2016 елның 12 август көнендә 12 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Август ае – язылышрга теләүче парларның саны буенча иң югары ноктасына җитте. Әлбәттә, никахны рәсми рәвештә теркәү, өйләнешүчеләр өчен бик җаваплы һәм бик дулкынландыргыч адым.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 12 август көнендә 21 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Йоланы шәһәр башлыгы Магдеев Наил Гәмбәр улы ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе рәисе Е.Л.Шуралева, Үзәк УФМС бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор катнаштылар.
12 августта Олыяз авылында гомер итүче Мәликә Хәкимуллинага 100 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев котлады, Россия Президентының котлау открыткасын, үз исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм тыныч тормыш теләде. Шулай ук юбилярны “Урал”хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хабибрахманов, Олыяз авылы җирлеге башлыгы Рамил Маликов котладылар.