ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2016 ел
сишәмбе

«Менделеевск яңалыклары» газетасы тарафыннан, Менделеевск районы ГХАТ бүлеге белән берлектә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган «Менделеевлыларның мәхәббәт тарихы» исемендәге бәйге үткәрелде.

Узган атнада Алан Полян авылында яшәүче хезмәт ветераны Антонина Офицеровага район башлыгыбыз Илһам Валеев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

            “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе рамкаларында Мамадыш мәдәният йортында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр өләштеләр һәм акциягә нәтиҗә ясалды. Акциядә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Николаевич Лоханов , Куйбышев Затон штп башлыгы Николай Борисович Ефимов һәм социаль сораулар буенча башкарма комитет рәисе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина 15 нче август көнне Демишев Анатолий Петровичны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.

     2016 елның 15 августында район планеркасында озак еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улын 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Һәр аткан таң, һәр яшәгән көн безгә сөенеч, саулык алып килә... Һәм беркөнне килә ул-синең туган көнең.

90 яшьлек матур юбилее белән Бөек Ватан сугышында тылда хезмәт иткән, бүгенге көндә Балык Бистәсе районының Биектау авылында яшәүче Хәйретдинова Бибимөнирә Хатыйп кызын районыбыз башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев исеменнән районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хабреевича Хәбибуллин тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Актаныш районы Иске Богады авылыннан сугыш ветераны Шәемов Җәүдәт Шәймөхәмәт улы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды.Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.

Әйе, мәхәббәт - бер картлыкта, бер яшьлектә  дигән мәкалә электән килгән. Нәкъ менә шул мәкаләгә туры килеп, 2016 елның 15 августында Буа районы ГХАТ бүлегендә 74 яшьлек Тауфик абый, 67 яшьлек Кәүсәрия апа бердәм гаилә корып җибәрделәр. Бу гаилә яшьлер өчен үрнәк булып калсын.

2016 елның 15 августында Әгерҗе шәһәрендә  коляскалар парады булып узды. Бәйрәм яңа ГХАТ зданиесеннән ерак  түгел, “ Яшьлек” паркында оештырылды. Бу чарада  Әгерҗе ГХАТ начальнигы да катнашты. Яшь аналарны яна парк белән тәбрикләде. Киләчәк яшь гаиләләрне яңа ГХАТ бинасы белән котлады.


14
август, 2016 ел
якшәмбе

  Саба муниципаль районы Тимершик авылында яшәүче Биктимерова Рәшидә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, хуҗалык җитәкчесе Айнур Нуриев, якыннары һәм туганнары килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International