2016 елның 15 августында район планеркасында озак еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улын 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
Район башлыгы А.П.Иванов юбилярга Госсоветның Рәхмәт хатын и истәлекле бүләк тапшырды, районны үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәтен белдерде, саулык-сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләде.