Балык Бистәсендә ветераннарга игътибар кимеми

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Узган атнада Алан Полян авылында яшәүче хезмәт ветераны Антонина Офицеровага район башлыгыбыз Илһам Валеев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

Бу ел башыннан гына да авыл җирләрендә гомер итүче 28 хезмәт һәм сугыш ветераннары үзләренең 90-95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларның һәр кайссына район башлыгының бүләге тапшырылган. Бүгенгесе көнне әле районда 100 яшьтән узган бер ветеран да яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International