90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 14 августы, якшәмбе

  Саба муниципаль районы Тимершик авылында яшәүче Биктимерова Рәшидә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, хуҗалык җитәкчесе Айнур Нуриев, якыннары һәм туганнары килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International