«Менделеевск яңалыклары» газетасы тарафыннан, Менделеевск районы ГХАТ бүлеге белән берлектә, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган «Менделеевлыларның мәхәббәт тарихы» исемендәге бәйге үткәрелде.
Әлеге бәйгенең җиңүчеләре булып өч пар билгеләнде, алар барысы да истәлек бүләгенә лаек булды. Беренче урынны Руслан hәм Эльвина Миннехановлар алды, икенче урын Сергей hәм Айгуль Ивановлар пары, өченче урынга Илья hәм Лейсан Алексеевлар ия булдылар.
Барлык катнашучыларга мактау грамоталары, ә «Ижминводы» шифаханәсе һәм «Фидилина» кафесы исеменнэн истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бәйгедә катнашучыларга рәхмәт, алдагы тормышта аларга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.