2016 елның 15 августында Әгерҗе шәһәрендә коляскалар парады булып узды. Бәйрәм яңа ГХАТ зданиесеннән ерак түгел, “ Яшьлек” паркында оештырылды. Бу чарада Әгерҗе ГХАТ начальнигы да катнашты. Яшь аналарны яна парк белән тәбрикләде. Киләчәк яшь гаиләләрне яңа ГХАТ бинасы белән котлады.