ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Актаныш районы Актаныш авылы тыл ветераны Басирова Мәптүхә Юсуп кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев  тапшырды.

2016 елның 17 август көнендә Яр Чаллы шәһәренең “Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда” Республикакүләм август ае утырышы кыйссасында “Гражданлык һәм патриотик хисне арттыру  - сәясәтне үстерүдә төп юнәлеш” дигән темага сөйләшуләр барды.

    Бүгенге көндә Актлар теркәү идарәсе “Эйдос” психологиг-педагогик үзәге белән бергә гаилә һәм аның кануннарына юнәлтелгән өстәмә курслар әзерләде.

Атна башы Балык Бистәсе өчен мәгълүматка бай булды. Район мәдәният йорты каршысындагы мәйданда 32 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

   Традиция буенча, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында быел беренче класска бара торган 158 балага бүләкләр тапшырылды.

Узган еллардан аермалы буларак, быел уку-язу әсбаплары тутырылган мәктәп сумкасын беренче класска җыена торган һәр балага да бүләк итттеләр.

КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Викторовна Миронова булачак гайлә парлары белән очрашу үткәрде. Элина Викторовна гаилә, мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гайлә тормышы серләрен ачты.

 


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Дәүләт программалары нигезендә су саклау зоналары елы кысаларында 2015 елда төзекләндерелә башлаган иде ул. Ә 2016 елның 15 августында рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә.

16 август көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Лоханов П.Н., штп. Куйбышев Затоны башлыгы Ефимов Н.Б. һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары социаль мәсьәләләр буенча Сороковнина Е.В. Никишина Антонида Александр кызын 90-яшьлек юбилее белән котладылар.

2016 нчы елның 16 нчы августында Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 600-нче бала теркәлде. Софья исемле кыз Сырякова Наталья Георгиевна һәм Князев Николай Михайловичларның гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килде. Аларга туу турында таныклык тапшырылды. Бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз!

2016 елның 16 август көнендә Салахутдиновлар гаиләсе уртак тормышларының 50 еллык юбилейларын бәйрәм иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International