Түбән Кама ГХАТ идарәсендә “ Юнона “булачак гаилә мәктәбе”.

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

    Гаилә – җәмгыятнең кристаллы! Һәр кешегә якыннарының мәхәббәте, җылылыгы һәм ярдәме кирәк. Гаиләне саклап калу, бер береңә тугры булу һәм озын - озак еллар буена җитәрлек мәхәббәт бирү бик авыр. Бугенге көндә әлеге мәсьәлә бик актуаль.

   Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ идарәсе никахны рәсми теркәү, гаилә институтын формалаштыру һәм аның абруен күтәрүе буенча актив эшчәнлек алып бара.

    Бүгенге көндә Актлар теркәү идарәсе “Эйдос” психологиг-педагогик үзәге белән бергә гаилә һәм аның кануннарына юнәлтелгән өстәмә курслар әзерләде. Яшьләр белән, төрле формалар, индивидуаль һәм күмәк аралашу, лекция, әңгәмә, күнегүләр белән куллана белгән, олы квалификацияле психологлар эшли.

   Мондый дәресләр, һичшиксез, файдалы һәм уңай нәтиҗәләр бирә.

   Гаилә – бердәм нигез. Һәм ул нигез тигез, сау сәламәт һәм бәхетле булырга тиеш. Болар барысы да безнең узебездән генә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International