Атна башы Балык Бистәсе өчен мәгълүматка бай булды. Район мәдәният йорты каршысындагы мәйданда 32 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Әлеге истәлекле тантанага Муниципаль район башлыгы Илхам Валеев белән Татарстан Республикасы Президентының социаль мьсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева да килгән иделәр. Соңгы вакытларда районыбызда мондый изге эшкә рухландыручы чараларның еш оештырылуы икеләтә күңелле хәл, дип үз чыгышын башлады район башлыгы һәм әлеге акциядә катнашучы оешма-предприятие җитәкчеләре белән эшмәкәрләребезгә олы рәхмәтен белдерде. Мәдәният йорты каршысындагы мәйдан бик матур итеп бизәлгән, халык та күп җыелган иде. Мәйданга нәниләрнең куанычлары белән уртаклашырга аларның әти-әниләре, әби-бабалары һәм тирә-юньдә яшәүчеләр дә килгәннәр. Балалар өчен мондый гамәлләрнең гомер буена хәтерләрендә кала торган истәлек буларак кына түгел, тәрбияви яктан да әһәмияте күләмле бу чараның. Ярдәм алучыга гына түгел, аны күрсәтүчеләргә дә бик файдалы гамәл бу. Мондый чараларны оештыруыбыз белән без иганәчелекнең киңрәк җәелдерелүенә, җәмгыятебездә мохтаҗларга карата шәфкатлелек һәм кайгыртучанлык кебек асыл сыйфатларның яңаруына үзебездән зур йогынты ясый алабыз. Бу фикерләрне республикабыз кунагы җиткерде. Ул барлык укучыларны һәм нәниләрне якынлашып килүче Белем көне белән тәбрикләп аларга уңышлар теләде. Шуннан соң дәртле музыка астында нәниләргә районыбызның яшь волонтерлары уку кирәк-яраклары белән букчалар тапшырдылар. Районыбыз җитәкчеләре белән кунаклар булачак беренче сыйныф укучыларын тәбрикләп аларга изге теләкләрен җиткерделәр.