Салахутдиновлар - Түбән Кама шәһәренең алтын юбилярлары

2016 елның 16 августы, сишәмбе

    Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсе белән шәһәребезнең 50 еллык юбилеена карата оештырылган “50 мәхәббәт юбилее” проекты кыйссасында үрнәк гаиләләрне котлау әле дә дәвам итә.

    2016 елның 16 август көнендә Салахутдиновлар гаиләсе уртак тормышларының 50 еллык юбилейларын бәйрәм иттеләр. ГХАТ идарәсенең хезмәткәрләре Салахутдиновлар өенә барып иң изге теләкләр белән аларга  котлау сүзләрен җиткерделәр.

    Тантаналы рәвештә, туганнар һәм якыннар арасында,  Флүрә Шариповнага һәм Нүрди Хайрутдиновичка Мактаулы акт, истәлекле бүләкләр һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыга, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Рәис улы Метшиннан котлау хатын тапшырдылар. Әлеге вакыйганың якты истәлеге итеп Салахутдиновлар ГХАТ идарәсенең Мактау китабында имзаларын да куеп калдырдылар.

    Флүрә Шариповна һәм Нүрди Хайрутдинович мәхәббәт һәм тигезлектә 50 ел гомер итеп, 3 кыз һәм 3 малай табып үстерәләр. Язмыш кушуы буенча 3 уллары да Әфганстанда хәрби бәрелешләр вакытында һәлак булалар. Ләкин тормышның әлеге авыр сынавын да Салахутдиновлар сынмыйча-сыгылмыйча кабул итәләр.

   Бугенге көндә алар 7 онык һәм 2 оныкчык тәрбиялиләр.   Салахутдиновлар – мәхәббәт һәм хөрмәт белән сугырылган, мактауга лаек гаилә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International