Дәүләт программалары нигезендә су саклау зоналары елы кысаларында 2015 елда төзекләндерелә башлаган иде ул. Ә 2016 елның 15 августында рәсми төстә файдалануга тапшырылды. Урып-җыю эшләре дә шушы атнада төгәлләнер дип көтелә. Бу хакта да район башлыгы Фаил Камаев Президент Актанышка килгәч хәбәр итте. “Актаныш басмалары” ял паркы – чын мәгънәсендә, Актанышыбызның, хезмәтне күңелле һәм файдалы ял белән аралаштырып алып барырга яратучы, эш сөючән халкына зур бүләге ул.
Әлеге матур урын бүген гаилә корган, үзләренең гаилә бәйрәмнәрен үткәрүче яшь гаиләләребезнең яраткан урынына әйләнде.