ТР Лениногорск муниципаль районының Никахалашу сараенда, 2016 елның 12 август көнендә 12 пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Август ае – язылышрга теләүче парларның саны буенча иң югары ноктасына җитте. Әлбәттә, никахны рәсми рәвештә теркәү, өйләнешүчеләр өчен бик җаваплы һәм бик дулкынландыргыч адым. Шул вакытта ГХАТ бүлегенең эше дә зур. Тантана вакытында яшьләр бары уңай энергия алып, бүлек белгечләре тарафыннан бары изге теләкләр генә ишетеп олы юлга беренче адымнарын ясадылар.