Шушы көннәрдә Саба муниципаль районы Ике Басу Арташ авылында гомер итүче Гаянова Халидә Кәрим кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин һәм Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов, якыннары, туганнары килгән иде. Халидә әбигә исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.