Түбән Кама муниципаль районы никахлашу Сараенда 1000 нче пар.

2016 елның 13 августы, шимбә

     2016 елның 13 август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында меңенче парның никахын теркәү тантанасы узды.

     1000 нче номерлы “ юбилей” акт язмасы Михаил һәм Диана Макаровлар гаиләсенә карата төзелде. Яшь пар, аларның әти – әниләре, туганнары һәм дуслары өчен элеге вакыйга сюрприз булды.

     Актлар теркәү идарәсенең белгечләре яшьләргә шатлык- бәхет, уңышлар теләп, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшиннан котлау сүзләре һәм ГХАТ идарәсеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International