13 август көнне илебез җәмәгатьчелеге Физкультурачылар көнен билгеләп үтте. Шушы уңайдан һәм Теләче районның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан бу көнне районда велоузыш үткәрелде. Көн кызу булуга карамастан, чарада олысы да кечесе дә бик теләп катнашты.Шәхси үрнәкне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов үзе һәм аның урынбасары Айрат Фәтхуллин күрсәтте.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов районыбыз спортчыларын, физкультура укытучыларын һәм тренерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, хезмәт алдынгыларына күкрәк билгеләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Районда тәүге тапкыр оештырылган велоузыш оешкан төстә һәм бик күңелле узды. Граҗданлык хәле актларын теркәү бүлеге дә әлеге чарадан читтә калмады.