«Биектау» универсаль спорт комплексында бөтенроссия физкультурачылар көненә багышлан бәйрәм чаралары узды. Бу көнне берничә площадкада шашка, шахмат, өстәл теннисы мини-футбол, волейбол, бадминтон буенча ярышлар узды. Бөтен теләгән кеше һәм ЗАГС хезмәкәрләре ГТО нормативларын тапшырды. Җинучеләр грамота һәм бейсболка белән бүләкләнде.