13 август көнне Теләче районы Ачы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Ширшов Виктор Перфиловичка 90 яшь тулды.
Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе һәм балалары тәбрикләде.
Бу көнне юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.