13 август көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Звонаревлар гаиләсе үзләренең уртак 50 еллык гомер юлын билгеләп үтте. Геннадий Васильевич белән Римма Петровна табигый ягымлылык, үзләренә генә хас җылылык сыйфатларына ия. Аларга сокланмыйча карау мөмкин түгел. Алтын туйларын билгеләп үтүче пар юбилярларның мактаулы кенәгәсенә имзаларын куйды һәм вальс музыкасында әйләнде. Аларны котларга балалары, оныклары, якыннары һәм дуслары җыелган иде.
Алтын юбилярларны әлеге истәлекле дата белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгын, иминлек телибез.