ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.

     Тәтеш шәһәрендә яшәүче Назыйф һәм Рафия Хабибуллинлар гаиләсендә өченче бала - Реналь дөньяга аваз салды. Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

Апас районы Каратун станциясендә яшәүче Гыйлметдин бабай Салаватуллин 12 августта үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Гыйлметдин бабай Салаватуллин гомер буе Амур өлкәсендә яшәгән. Тормыш иптәше үлеп киткәч абыйсының кызы Сария Зиннәтҗанова үз гаиләсенә алып кайта. Ун елга якын Таһир абый белән Сария апа Зиннәтҗановалар абыйларын кадерләп тәрбиялиләр.


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

  11 август көнне Байлар Сабасы шәһәр җирлеге Балалар иҗат үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе гамәлгә ашырылып, булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу оештырылды. Балаларны Саба муниципаль районы җитәкчесе Р.Н. Минниханов, районның спонсорлары кайнар котладылар һәм аларга укуларында уңышлар теләп, бүләкләр тапшырдылар. Бу бүләккә районда 51 укучы лаек булды. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясендә катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдереп, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез.

2016 елның 11 августында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендə тантаналы чара булып үтте. Гаилəлəрендə өченче бала туган, өч бəхетле гаилəгə, туу турында таныклык һəм истəлекле бүлəклəр тапшырдылар.

2016 елның 11 августында, яңа ачылган мәдәният үзәгенең никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. 

Күргәзмәнең авторы үзенең эшләрендә гаилә тормышының иң дулкынландыргыч минутларын гына күрсәтергә омтылган. Рәсемнәргә - наз, мөлаемлык, матурлык, тылсымлылык хас, бу үз чиратында авторның эшен бик югары бәяләргә этәрә. Рәсемнәрдә төшерелгән мизгелләр гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди зур дәрәҗәдә кадерле булуын күрсәтә.

       Ютазы районы Урыссу бистәсендә Балалар паркында Пенсия фонды тарафыннан гаиләләрнең ныклылыгын саклау йөзеннән матур бәйрәм үткәрелде. Бу чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмадылар. Алар бәйрәмдә катнашып, конкурсларда җиңеп чыгучыларга бүләкләр тапшырдылар.

    Иске Каразирек авыл җирлеге хезмәткәрләре 40 елдан артык бергә яшәүче Гөлсинә һәм Нәсим Губайдуллиннар гаиләсен матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән бу матур парга тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

10 августта Әлки район мәдәният йортында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дигән акциягә кагылышлы тантана булып үтте. Аңа районның барлык авылларыннан быел беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларны җыйдылар. Алар безнең 231 кыз һәм малай. Сөенә алабыз, чөнки узган елга караганда булачак беренчеләр саны 20 гә артык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International