Күргәзмәнең авторы үзенең эшләрендә гаилә тормышының иң дулкынландыргыч минутларын гына күрсәтергә омтылган. Рәсемнәргә - наз, мөлаемлык, матурлык, тылсымлылык хас, бу үз чиратында авторның эшен бик югары бәяләргә этәрә. Рәсемнәрдә төшерелгән мизгелләр гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең нинди зур дәрәҗәдә кадерле булуын күрсәтә.
Шәһәр халкын һәм кунакларын Язылышу сараеның фаесында куелган фотокүргәзмәгә чакырабыз.