Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә күпбалалы гаиләдә тагын бер сабыйның тууы теркәлде

2016 елның 12 августы, җомга

     Тәтеш шәһәрендә яшәүче Назыйф һәм Рафия Хабибуллинлар гаиләсендә өченче бала - Реналь дөньяга аваз салды. Әлеге гаиләнең калган балалары энекәшләрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.

     Ләкин Ренальның әти-әнисен тормыш авырлыклары куркытмый, алар балаларын хезмәткә өйрәтеп, бер-берсенә карата ихтирамлы булу һәм кайгыртучанлык күрсәтүне тәрбиялиләр. Әлеге гадәтләр күпбалалы гаиләләрдә иң мөһиме. “Мин гаиләбездә тагын бер сабыйның дөньяга килүенә бик шатмын, кечкенәбез Ренальны тәрбияләү күбрәк әнисе һәм өлкән балаларыбыз җилкәсенә төшәчәк, ә мин гаиләбезне кирәк-яраклар белән тәэмин итәрмен”, - диде Тәтеш урман хуҗалыгында эшләүче гаилә башлыгы Назыйф.

    Без дә аларны уллары тууы белән чын күңелдән котлыйбыз, әлеге гаиләдә һәр бала исән-сау һәм бәхетле булып үссен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International