Мөслим районы ГХАТ бүлеге “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясендә катнашты

2016 елның 12 августы, җомга

Татарстан Республикасында традиция буларак, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе старт алды. Ул хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ булган гаиләдәге балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә һәм кирәкле уку әсбапларын алып бирүгә юнәлтелгән.

2016 елның 12нче августында Мөслим районында да әлеге акция кысаларында күп кенә укучы балаларга ярдәм күрсәтелде. ГХАТ бүлегенең баш белгече алтынчы сыйныф укучысына   уку кирәк-яраклары белән өр-яңа букча тапшырды.

Кадерле балалар! Сезгә белем юлында сәламәтлек һәм уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International