10 августта Әлки район мәдәният йортында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дигән акциягә кагылышлы тантана булып үтте. Аңа районның барлык авылларыннан быел беренче сыйныфка укырга керәчәк балаларны җыйдылар. Алар безнең 231 кыз һәм малай. Сөенә алабыз, чөнки узган елга караганда булачак беренчеләр саны 20 гә артык. Бәйрәмдә район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәт әйтте. Александр Федорович районда күп балалы, керемнәре түбән булган гаиләләр дә яшәвен, алар өчен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясенең җитди булышлык икәнен ассызыклады. Бу акциядә районның бөтен оешмалары, шулай ук ГХАТ бүлеге катнашты.