Апас районы Каратун станциясендә яшәүче Гыйлметдин бабай Салаватуллин 12 августта үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Гыйлметдин бабай Салаватуллин гомер буе Амур өлкәсендә яшәгән. Тормыш иптәше үлеп киткәч абыйсының кызы Сария Зиннәтҗанова үз гаиләсенә алып кайта. Ун елга якын Таһир абый белән Сария апа Зиннәтҗановалар абыйларын кадерләп тәрбиялиләр. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев юбилярларны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова да изге теләкләрен җиткерде.