ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көне алдыннан никахны рәсмиләштерү турындагы таныклык белән бергә җөмһүриятебез флагы төсләрендәге тасмалар да тапшырды.

Инде өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов республикабызның иң күркәм гаиләләрен тантаналы рәвештә үзендә кабул итү мәңлесен уздыра. Бу елны бу чарада 51 гаилә катнашты.

Балык Бистәсе муниципаль районыннан тантаналы чарада Балыклы Чүкәй авылыннан Наиль һәм Наилә Нургалимовлар катнашты.

Тукай районы ГХАТ бүлеге тантаналы рәвештә паспорт тапшыруда катнашты. Районның 19 баласына Россия Федерациясе гражданының паспортлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Казан шәһәреннән килгән кунаклар чыгыш  ясады.             

2016 елның 29 августында Республика көне алдыннан, менә инде 3 ел рәттән тантаналы төстә Казан Кремлендә Президентыбыз Р.Н.Минниханов hәм аның тормыш иптәше Республиканың иң яхшы гаиләләре белән очрашу оештыралар.

      29 август көнне Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Минниханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Казан Кремлендә республикабызның иң үрнәк гаиләләрен кабул иттеләр.

29 августта Апас районы оешуның 86, Татарстан Республикасы көне алдыннан район хакимиятенең зур утырышлар залында 25 яшь апаслы тәүге паспортыларын алды. Егетләр һәм кызлар бу көнне район Аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәевтән, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан тәүге документлар алды.

            2016 елның 29 августында Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата-аналары, әби-бабайлары, педагоглары өчен ишекләрне киң итеп ачты. Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага - паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.

  29 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы белән Республиканың иң яхшы гаиләләрен ел саен тантаналы кабул итәләр. Быел бу чарада Татарстанның төрле районнарыннан 51 гаилә катнашты.

Бу тантанада 52 гаилә катнашты. Алар арасында гаиләләренә  50 елдан артык булган парлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр гаиләләре булды.

Бүген Казан Кремлендә ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызының республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итүе узды. Барлыгы очрашуда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 51 гаилә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International