29 август көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә Миңнеханова Татарстан Республикасында яшәүче үрнәк гаиләләрне кабул итте, анда Кама Тамагы районы Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогынан Гайнуллиннар гаиләсе катнашты

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Бу тантанада 52 гаилә катнашты. Алар арасында гаиләләренә  50 елдан артык булган парлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр гаиләләре булды. “

       Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан халкы республикасы белән горурлана ала, төбәк – бөтен күрсәткечләр буенча алдан бара. “Безнең төрле тармакларда казанышларыбыз күп”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу очрашу  Республика көне алдыннан үткәрү традицияга керде.

Дәүләт нигезе – гаилә. Һәм сез республика үсешенә үз өлешегезне кертәсез”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты мәҗлес кунакларына.

Гайнуллиннар гаиләсе Кама Тамагы районы Куйбышев Затоны шәһәр тибы поселогында 42 ел бергә гомер итәләр. Гаилә авылдашлары арасында хөрмәт белән кулланалар. 

 Гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Эдуард ,кызлары Светлана, Аида.

-Рөстәм Миңнехановтан үз адресыбызга матур сүзләр ишеттек. Шушы онытылмас чара өчен Президентка, барлык оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Казанга без МР башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова җитәкчелегендә бардык, - ди Гайнуллиннар гаиләсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International