Апас яшьләре беренче тапкыр паспорт алды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

29 августта Апас районы оешуның 86, Татарстан Республикасы көне алдыннан район хакимиятенең зур утырышлар залында 25 яшь апаслы тәүге паспортыларын алды. Егетләр һәм кызлар бу көнне район Аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәевтән, район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин кулыннан тәүге документлар алды. Тантана вакытында сораулар викторинасы үткәрелде, видеофильм карадылар, район паспорт хезмәте яңалыклары белән таныштылар. Яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен җыйнак кына концерт үтте, район хакимияте әзерләгән бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International