ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

        2016 елның 29 августында халыкның хокук белеме һәм электрон хезмәт күрсәтү популярлыгы кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән шәһәре Пенсия фонды идарәсе вәкиле белән Яшел Үзән перинаталь үзәге клиентлары арасында чираттагы очрашу булып узды.

2016 елның август аенда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның хатыны Г.Ә. Миңнеханова исеменнән, Татарстан Республикасы гаиләләрен олылау тантанасына әзерлек кысаларында чакырылган гаиләләр катнашында видео-ролик төшерелде.

29 августта Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты исеменнəн Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль районың Югары Ослан авылыннан Постниковлар гаиләсе Павел улы Виктор һәм Нəҗип кызы Фирая катнаштылар.

 29 август көнне, Республика көне уңаеннан, Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым  тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды.

Рөстәм Миңнеханов белән Гөлсинә ханым өченче ел рәттән августта бәйрәм ителүче Республика көне алдыннан Казанга бөтен Татарстаннан үрнәк гаилә төзеп дус-тату гомер кичергән парларны кунакка җыя. Очрашуда Татарстан Республикасының төрле районарыннан 51 гаилә катнашты. Тәтеш районыннан бәйрәмдә Радик һәм София Нургалиевлар булдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу Нургалиевлар парында бары тик җылы хисләр калдырды, шуның өчен алар район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.

2016 елның 29 августында Республика көне алдыннан ГХАТ бүлегендә тантаналы төстә яңа гаилә Никушиннар Александр Викторович һәм Алина Петровна гаиләсе барлыкка килде.

29 август көнне Зәй районыннан Валеевлар Раиф Гомәр улы һәм Нәсимә Сагир кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Валеевлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек.

   Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 8 анага дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды.  Дәү әниләр Людмила Тиханова hәм Надежда Садовая туу турында таныклыклар  алдылар - аларның балаларының гаиләләрендә Артем исемле ул hәм Ксения исемле кыз туды.

Гаилә бюджетын барлыгы 15 гаилә тулыландырды. Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова hәм Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде.


28
август, 2016 ел
якшәмбе

28 август көнне Якты Күл авыл җирлегенең Утяшкино авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Храмова Мария Михайловнага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, авыл җирлеге вәкилләре һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Алар Россия Президенты В.В. Путинның котлау телеграммасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар, ә автоклуб хезмәткәрләре юбилярга иң җылы теләкләрен һәм җырлар бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International