29 август көнне, Республика көне уңаеннан, Казан Кремлендә Рөстәм һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым Миңнехановлар тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырды. Бу мәҗлестә Татарстанның төрле төбәкләреннән 51 гаилә җыелган иде.
Түбән Кама шәһәренннән тантаналы кабул итү мәҗлесесенә бару хокукына Клавдия Ивановна һәм Николай Никонович Гончаренко гаиләсе лаек булды. Алар Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләре. Шәһәребезнең 50 еллык юбилее - аларның гаилә тарихында истәлекле һәм бик тә мөһим дата. 55 ел бергә гомер итеп, август аенда Гончаренко гаиләсе үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
"Гаилә - ул илебезнең ныклы нигезе. Без үзебезнең гаиләләребез белән чиксез горурланабыз. Гаиләләр бердәм, нык булсын өчен зур көч куябыз", - дип ассызыклады үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.