29 август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

   Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 8 анага дөрес куллануларын  теләп сертификатлар тапшырды.  Дәү әниләр Людмила Тиханова hәм Надежда Садовая туу турында таныклыклар  алдылар - аларның балаларының гаиләләрендә Артем исемле ул hәм Ксения исемле кыз туды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х.  котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.

 "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

Котлау сүзе белән районның “Бердәм Россия” Бөтенроссия политик партиясенең  башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Невметов чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International